Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 ноябрендә кабул ителде.

2023 елның 10 ноябре, җомга

Ул – Республикабызның Төп Кануны, законнарыбызның нигезе һәм дәүләтебезнең таянычы. Бу бәйрәм Республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә.  Әлеге дата  уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә  балалар белән “Конституция илнең төп законы” дип исемләнгән  түгәрәк остәл артында сөйләшү үткәрелде. Анда Республиканың күренекле урыннары, символлары (флагы, гербы, гимны) турында сөйләнелде. Чара азагында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International