4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Күпмилләтле халкыбыз – гасырлар дәвамында үзара татулык нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дөньяда тиңе булмаган зур куәт. 2005 елдан башлап билгеләнүче әлеге дата Русиянең тарихында, дәүләтнең нигезен тәшкил итүче мөһим гомумкешелек кыйммәтләре тупланган иң олы бәйрәмнәрнең берсенә әверелде.
Халыклар бердәмлеге көне Ватаныбыз иминлеге өчен төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйганың кайтавазы булып тора. Без Россиянең кайсы гына өлкәсендәге, республикасындагы шәһәр-авылларында яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә.Әлеге дата уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән “Без көчле, бердәм халык” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Алар чара барышында балаларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләп үттеләр.