"Татарстан - милләтләр гөлбакчасы"

2023 елның 10 ноябре, җомга

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.

Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.

Казаклар авыл китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Татарстан - милләтләр гөлбакчасы" дип исемләнгән тематик кичә узды. Чарада катнашучылар өчен кызыклы уен программасы тәкъдим ителде. Чара барышында «Без бергә, без бердәм» дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International