4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе.
Шул уңайдан Сауш авылы китапханәсендә «Бердәмлектә-татулыкта безнең көч» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Китапханәче презентациягә нигезләнеп балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде.