«Полиция хезмәткәре һөнәре»

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Россиядә ел саен 10 ноябрьдә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияче Ибраһимова А.Р. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  белән «Полиция хезмәткәре һөнәре»дигән әңгәмә үткәрде. Балалар полиция хезмәткәрләренең эше турында, яңа мәгълүмат тупладылар, бу һөнәргә багышланган шигырьләр укыдылар. Бу төркемдә әлеге һөнәрнең күп кенә ата-аналары барлыгы билгеләп үтелде.  Балалар бакчасы коллективы полиция хезмәткәрләрен котлый, нык сәламәтлек, сабырлык, эшләрдә батырлык, намус тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International