"Батарейка тапшыр- керпенең гомерен сакла!» акциясе.

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Бөтен кеше дә икенчел чималны эшкәртеп булуы турында ишетеп белә.  Макулатура җыеп тапшырабыз, пластик һәм пыяла эшкәртү технологияләре дә бар.

 Батарейкалардан да файда алырга мөмкин. Безнең илдә батарея эшкәртү буенча бердәнбер завод Чиләбедә урнашкан. Анда чималны ваклыйлар, озак һәм катлаулы процесслардан соң  графит, марганец,  цинк тозлары алалар. Кызганычка каршы, бу процедура бик кыйммәт, шуңа күрә халыктан батареялар бушлай кабул ителә.

Татарстан  Республикасы  экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сентябрь башында файдаланылган батарейкаларны җыю буенча акция оештыру турында игълан иткән иде. Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының ЭКОотряды әлеге чара кысаларында агитация эшләре алып барды. Тематик әңгәмәләр барышында балаларга батарейкалар туфракка эләксә, ниләр булуы турында аңлатылды. Акциядә һәр төркемнең ата-аналары һәм балалары катнашты. Барлыгы 30 килограмм батарейка җыелды.

Без акциябез эзсез узмас, олылар да, балалар да үз гамәлләре һәм аларның табигатьне саклау өчен нәрсә эшләгәннәре турында күбрәк уйланырлар, экологик тәрбия дәрәҗәсе күтәрелер дип ышанабыз.

Хөрмәтле укучылар, сез дә батарейкаларны чүплеккә атмагыз, һичьюгы, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасысына алып килегез!

 

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Мөхәмәтҗанова М.Е.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International