Татар балалар язучысы Шәүкәт Галиевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан Казаклар авыл китапханәсендә “Юмор – шагыйр табигатендә“ дигән әдәби сәгать узды. Китапханәче балаларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты, аның китаплары белән таныштырды. Шигърият сөючеләр аның шигырьләрен укыдылар. Чарага «Шәүкәт Галиев – балаларга» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Ахырда балалар Шәүкәт Галиев китаплары уку өчен кызыклы, гыйбрәтле һәм буш вакытларын күңелле уздырырга ярдәм итә дигән нәтиҗәгә килделәр.