Ел саен 22 ноябрьдә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә.

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Бу Владимир Иванович Дальның туган көне, бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеген төзүче. Сүзлекләр көне - бик кирәкле бәйрәм, чөнки бүгенге көндә төрле яклардан килгән чиксез мәгълүмат агымында дөреслекне билгеләү кыенрак булган чаклар да аз түгел. Шулчак, безгә ышанычлы булган  сүзлекләр ярдәмгә килә. Энциклопедияләр һәм сүзлекләр безгә үткән һәм хәзерге вакыйгалар, даталар, фактлар, саннар, исемнәр, һ.б. турында тиз арада мәгълүмат табарга булыша. Шармыш авыл китапханәсендә Сүзлекләр көненә "Туган тел хәзинәләренә" дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәдә укучылар антонимнар, синонимнар, орфографик һәм аңлатмалы сүзлекләр,  белешмә китаплар һәм антологияләр, теоретик материаллар, әдәби викториналар, уеннар, туган телдә биремнәр җыентыклары белән танышып, аларны дөрес итеп куллану кагыйдәләрен белде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International