Аның балалар өчен язган шигырьләре фантазия байлыгы, иксез-чиксез юморлы булуы белән балаларны үзенә җәлеп итә. Автор тарафыннан 30 га якын китап язылган, аңа бу хезмәтләре өчен Ганс Христиан Андерсен исемендәге халыкара премиясе бирелә. Танылган татар язучысы Шәүкәт Галиевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан Кукчә мәдәният хезмәткәрләре “Шәүкәт Галиевка кунакка” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Алар яшь укучыларны язучының биографиясе, иҗаты белән таныштырдылар. Әңгәмә барышында “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүче балалар аның кызыклы шигырьләрен яратып укыдылар.