Күкчә авыл китапханәчесе балалар язучысы, драматург, киносценарист Николай Николаевич Носовның тууына 115 ел тулу уңаеннан Николай Носовның "Бобик в гостях в Барбосе" исемле хикәясе буенча презентациядән фрагментлар күрсәтү оештырды. Носов китапларын илнең барлык балалары да белә һәм ярата. Бу китаплар кызыклы, күңелле һәм уйланырга мәҗбүр итә торган. Әсәрләрнең төп геройлары - балалар, хыялыйлар, еш кына мәгънәсез хәлләргә эләгә торган фантазерлар. Шулай ук китапханәдә "Николай Носов хикәяләре битләре буенча" дигән темага китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.