«Пушкин картасы» проекты кысасында 24 ноябрь көнне Сауш авыл китапханәсендә алмаз бөртекләре белән чигү техникасында картиналар ясау буенча осталык дәресе үткәрелде, аны алмаз мозаикасы дип тә атыйлар.
Алмаз мозаикасы кул эшләнмәләрендә күптән түгел генә барлыкка килүенә карамастан бик тиз популярлык яулады. Аның асылы шунда ки, ябышучан тукымага сурәт төрле төстәге һәм формадагы стразалар белән җәелә.
Осталык дәресендә катнашучылар башта алмаз бөртекләре белән чигү техникасының төрле төрләре, аны башкару өчен кораллар һәм материаллар белән таныштылар, ә аннан соң зур кызыксынучанлык белән матур картиналар ясадылар.
Барлык катнашучылар да үз эшләренең нәтиҗәсеннән канәгать калдылар, шулай ук алмаз мозаикасының тынычланырга ярдәм итүенә һәм кулларның вак моторикасын үстерүдә булышуына төшенделәр.