Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне бәйрәм ителә.

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Әни сүзе дөньядагы иң кадерле сүз дисәк, һич тә ялгыш булмас, чөнки әни — безне үз карынында саклап йөртеп, якты дөньяга аваз салган көннән башлап кайгыртучы, олы тормышка аяк баскач, үзенең киңәшләрен бирүче, безнең өчен һәрвакыт догада булучы иң якын һәм изге кеше. 

Әниләр бәйрәме белән котлап без Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында әниләр көнен үткәрдек. Балалар: олысы да, бәләкәйләре дә әниләренә багышлап шигырь сөйләделәр, иң матур биюләрен, иң моңлы җырларын бүләк иттеләр. Ахырдан үз куллары белән эшләгән бүләкләрен бирделәр. Әни – һәркемнең тормышындагы иң мөһим кеше. Бу көн сезнең өчен елмаю, җылы сүзләр һәм иң матур теләкләр белән тулсын. Балаларыгыз үзләренең уңышлары, казанышлары белән шатландырып торсыннар һәм бәхетле кешеләр булып үссеннәр. Сезгә һәм гаиләгезгә сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International