Китапханәдә даими рәвештә осталык дәресләре үткәрелә, анда төрле яшьтәге укучылар күп яңалык белә, үз сәләтләрен күрсәтә һәм ял итүләрен төрлеләндерә ала. 25 ноябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында ачык чәчәкләр ясау буенча мастер-класс узды. Әлеге мастер-класста балалар әлеге чәчәчкләрне ясау тарихы һәм методикасы белән танышып, аларны үз куллары белән ясадылар. Бу шөгыль бик мавыктыргыч һәм кызыклы. Мастер-класста катнашучылар чәчәкләрне: пластилиннан, чыбыктан, ясалма чәчәкләрдән һәм җимешләрдән, тукымадан, баулардан, тасмалардан һәм җепләрдән, кәгазьдән, салфеткалардан, пластиктан һәм шулай табигый материаллардан ясарга мөмкин икәнлеген белделәр.