Үз иҗатын ул лирик шигырьләрдән башлый, юмор-сатира жанрында эшли. Ләкин иң зур популярлыкны аңа балалар өчен әсәрләр алып килә. Шагыйрь тарафыннан басылган илле китапның утызга якыны балаларга адресланган. Шәүкәт Галиев күп кенә әдәби бүләкләр һәм исемнәр иясе. Яшь укучыларны аның иҗаты белән таныштыру уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре "Ак каен" балалар бакчасында кунакта булдылар. Язучының шигырьләрен кычкырып укыдылар. Балалар да Шәүкәт Галиев язган шигырьне яттан сөйләделәр.