Балаларга һәм яшүсмерләргә хокукый тәрбия бирү - китапханә эшчәнлегенең бер юнәлеше.

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә яшьләр өчен  хокукый белемнәр сәгате үткәрделәр. Яшүсмерләр авыл клубы мөдире әзерләгән ситуацион уен-әңгәмәдә катнашып, викторина сорауларына җавап эзләделәр, сораулар бирделәр, фикер алыштылар. Чара ахырында аларга китапханәче әзерләгән «Хокук законнары белән яшәү» дип исемләнгән буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International