2023 ел - Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы буларак дәвам итә.

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

«Милли хәзинә» район фестиваль-конкурсы кысаларында Айдар авыл жирлеге үзешчәннәре концерты булып узды. Әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне, рухи кыйммәтләрне саклау максатыннан уздырылган, дүрт номинацияне үз эченә алган  халык фольклоры фестивалендә Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова да актив катнашты. Чараны дәвам итеп, әниләребезгә карата  мактау сүзләре, нәфис сүз, матур җырлар яңгырады. Китапханәдә «Әни сүзе бик олы сүз, якты кояш киң җиһан» дип исемләнгән күргәзмә эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International