Безнең кешелек дәрәҗәбез ярдәмгә мохтаҗларга булган мөнәсәбәтебез белән үлчәнә. Язмышлары иркәләмәгәннәргә күңел җылысын өләшергә беркайчан да соң түгел. Без, сәламәт кешеләр, йөри, күрә, ишетә, эшли алган өчен шөкер кылып, янәшәбездәге инвалидларга мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга тиешлегебезне аңлап һәм аларга игелек кылып яшәргә бурычлы. Шул уңайдан 6 декабрь көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты, ветераннар советы белән берлектә, тумыштан инвалид булган авылдашларыбызны, аларның опекуннарын “Мәрхәмәтле булыйк, кешеләр!” дип исемләнгән кичәгә чакырды. Тормыш кыенлыкларын җиңеп яшәүче көчле рухлы шәхесләргә бик күп җылы сүзләр яңгырады. Кунакларыбыз бөтен авыртуларын онытып, чын күңелдән уйнадылар, биеделәр, җырладылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте. Ә бу исә язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга күтәренке кәеф, күңел җылысы, шатлык өстәде.