«Милли хәзинә»

2023 елның 15 декабре, җомга

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында районкүләм халык фольклоры «Милли хәзинә» фестиваль-конкурсы игълан ителде. 7 нче декабрь көнне «Милли хәзинә» район фестиваль-конкурсы кысаларында Баландыш авыл жирлеге үзешчәннәре концерты булып узды. Бу чараны оештыруда китапханәчеләр дә читтә калмады. Укучы балалар белән Гашыйклар тавында уза торган “Кичке уен” үрнәге тәкъдим ителсә, җирле фольклор коллективы “Бәби мунчасы” йоласын күрсәтте. Гармунлы, җырлы-биюле, уен-көлкеле тамашаны һәркем яратып карады.  Фойеда “Милли хәзинә”ләрне чагылдырган бай эчтәлекле күргәмә эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International