Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М. “Куркынычсыз Яңа ел!” дигән темага әңгәмә үткәрде.
Яңа елга кадәр күп көн калмады, һәм Яңа ел бәйрәменә әзерлек тулы көче белән бара. Бәйрәмнең килүен балалар зарыгып көтә. Шуңа күрә балалар бакчасында Яңа ел чараларын үткәргәндә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү төп бурыч булып тора.
Балалар учреждениеләрендә бәйрәм чаралары уздыруга бәйле рәвештә, балалар бакчасы персоналы белән янгын куркынычсызлыгы чаралары, янгын чыккан очракта аларның бурычлары, кешеләрне һәм документларны эвакуацияләү тәртибе, янгын сүндерү чараларын куллану ысуллары, янгын күзәтчелеге бүлекчәләрен чакыру тәртибе турында өстәмә инструктаж үткәрергә, аларның булу-булмавын һәм төгәл үтәлешен контрольдә тотуны оештырырга тәкъдим ителде. Яңа ел һәм Раштуа чараларын оештыру һәм үткәрү вакытында янгын куркынычсызлыгы чаралары турында инструкцияләр, эвакуация чыгу юлларының тиешле торышын күзәтергә, аларны ачык булуын(йозакларга бикләмичә), шулай ук янгын сүндерү чараларына керү юллары чиста булуын тәэмин итү, төзек булмаган электр җиһазларын кулланмау , бәйрәм чаралары уздырылган урыннарда электр энергиясе сүнгән очракта электрофонарларның булуын тәэмин итү турында янәдән искәртте.