9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә

2023 елның 15 декабре, җомга

Бу көнгә Абде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Коррупциягә каршы бергә» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында катнашучылар коррупция сүзенең нәрсә аңлатканын, аның мәгънәсен, эчтәлеген һәм чагылышын, аның белән ничек көрәшергә кирәклеге турында белделәр. Чарада катнашучылар коррупция темасына «Ришвәт нәрсә ул? һәм «Ришвәт бүләктән нәрсә белән аерыла?» кебек сорауларга җавап эзләделәр. Балалар әлеге тема буенча рәсемнәр конкурсында катнаштылар. Үз эшләрендә балалар коррупциянең нәрсә икәнен һәм аңа карата үз мөнәсәбәтләрен күрсәтергә тырыштылар. Яшь укучылар «Теремок”, "Колобок"  рус халык әкиятләрен искә төшерделәр, геройларга анализ ясадылар. шулай ук ребусларны чиштеләр, «Логика кайда?” уенын уйнадылар, коррупция темасына тест уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International