Фатих Кәрим күренекле татар шагыйре, язучы, әдәбият эшлеклесе, йөзләгән шигырьләр, поэмалар, повестьлар, драмалар, дистәләгән публицистик һәм әдәби-тәнкыйди мәкаләләр авторы. Аның иҗаты турында күп кенә басмалар басыла. Ләкин Ф.Кәрим иҗатының зурлыгы һәм асылы аның белән түгел, ә иң беренче чиратта шагыйрьнең тормышында һәм иҗатында халык язмышы ничек чагылдырылуы белән билгеләнә.
Шагыйрь Фатыйх Кәримнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Казаклар авыл китапханәсендә «Батыр йөрәк шигърияте» дигән шигъри сәгать узды. Китапханәче катнашучыларны бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чарада катнашучылар Ф. Кәримнең танылган әсәрләрен һәм шигырьләрен кычкырып укыдылар.