Иске Җөри авылы модель китапханәсе «Помоги птицам перезимовать», дип исемләнгән акция үткәрде

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Китапханәчеләр яшь укучыларны бездә кышлаучы кошлар белән таныштырдылар, кошларны нинди ризык белән тукландырырга һәм каурыйлы дусларыбыз өчен җимлекләр ясарга кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар кошлар турында табышмаклар чиштеләр. Аннары укучылар кошлар өчен әзерләнгән җимлекләргә көнбагыш, бодай тараттылар һәм «кошлар ашханәләрен» агач ботакларына элеп куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International