17 нче гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә «Салтыков-Щедринның иҗаты һәм тормыш юлы» дигән китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү үткәрелде.
2024 елның 27 гыйнварында рус язучысы, публицист Михаил Евграфович Салтыков – Щедринның тууына 198 ел була. Ул кызыклы кеше, талантлы язучы, революционер, демократ булган. Китапханәче кечкенә Миша Салтыковның балачак еллары ничек узуы, аның Мәскәүдә һәм Петербургта укуы, хәрби министрлык канцеляриясендә хезмәт итүе һәм беренче әдәби тәҗрибәләре, Вятка губернасына сөргенгә җибәрелүенең сәбәпләре турында сөйләде. Моннан тыш, балалар Михаил Евграфовичның «Дикий помещик», «Премудрый пескарь» һәм башка сатирик әкиятләр авторы икәнен дә белделәр.