22 гыйнвар көнне, районыбызда «Авыл җыеннары" башланып китте.

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Аның тәүгесе Олы Мәтәскә авыл җирлегендә узды. Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында узган җыенда җирлекнең 2023 елдагы эшчәнлеге белән авыл җирлеге башлыгы Миңнәхмәт Валиуллин чыгыш ясады. Азактан фикер алышулар булып үтте. Җыенда йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул авыл җирлеге башлыгы Миңнәхмәт Валиуллин белән берлектә җирлек эшендә актив катнашучыларга, 50 ел бергә гомер кичергән бәхетле парларга бүләкләр дә тапшырды.
 
Фәнил Гаязов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International