Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Гаилә - безнең һәрберебез өчен тормышта иң мөһим нәрсә. Гаилә - якын һәм туган кешеләр. Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нык гаилә, якыннарның үзара аңлашуы һәм мәхәббәт дөньяның күп кенә мәдәниятләрендә төп нигез булып тора, үзендә төп кешелек кыйммәтләрен берләштерә. Айдар авыл китапханәсендә гаилә елы уңаеннан “Гаилә тормышның тылсымлы символы” дип исемләнгән даими эшләүче китап күргәзмәсе оештырылды, анда китапханә фондыннан гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән әдәбият тәкъдим ителде. Китап укучыларыбыз  гаилә мөнәсәбәтләре, үзара буыннар бәйләнеше, туганлык хисләре, мәхәббәт турында сөйләүче классиклар һәм хәзерге язучыларның нәфис әдәбият әсәрләре белән таныша алачак. Күргәзмә ел дәвамында тулыландырылып, яңартылып торылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International