“Яшел ут-2024”

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген, 24нче гыйнвар көнне, Теләче 2нче балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр арасында юл-транспорт һаләкәтләрен  булдырмауны профилактикалау буенча “Яшел ут-2024” республика  күләм бәйгенең район этабы булып узды. Бәйгене “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н., ГИБДД гос. испекторы Кыямов Л.Т., район мәгариф бүлеге методистлары Саетова А.Н. бәяләделәр. бәйгедә Теләче авылының 1нче, 2нче һәм 3нче балалар бакчаларыннан һәм Олы Мишә  урта мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү  төркеме тәрбиячеләре үз осталыкларын күрсәттеләр. Безнең Теләче 2нче балалар бакчасыннан  Хәбирова А.Р. әлеге бәйгедә катнашып, җиңү яулады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International