"Киләчәк" Яшьләр үзәге базасында "Үз идеяңны проектка ничек "урнаштырырга" дигән темага мастер-класс узды. Мастер-классны Арча муниципаль районы "Укучылар сарае" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе директоры Гиниатуллин Руслан Наил улы һәм Галәветдинова Айгөл Габдрафик кызы күрсәттеләр. Грант активлыгы, документлар әзерләү буенча сораулар күтәрелде. Алга таба эш Беренчеләр хәрәкәте грантларында дәвам итәчәк.