“Гаилә - тормышның тылсымлы символы”

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Гаилә елы кысаларында Шәтке авыл китапханәсендә “Гаилә - тормышның тылсымлы символы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, гаилә бәхетен төзү принциплары, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән китапханә фондыннан әдәбият тәкъдим ителә. Шулай ук монда  гаилә психологиясе буенча китаплар, популяр классик әдәбият, балаларны тәрбияләү, гаиләне, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау, сәламәт яшәү рәвеше, гаиләдә  ялны дөрес бүлү буенча киңәшләр алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International