Һәр кеше үз хокукларын һәм бурычларын белергә һәм өйрәнергә тиеш. Һәр гражданинның тормышы, бигрәк тә хәзерге чорда, шулкадәр катлаулы һәм күптөрле, хокук белеме нигезләрен балачактан диярлек өйрәнүне башларга кирәк.
23 январь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Маленькому ребенку - большие права» темасына мәгълүмәт сәгате үткәрелде. Китапханәчеләр һәр кешенең, шул исәптән һәр баланың да үз хокуклары һәм бурычлары бар икәнен һәм аларны көндәлек тормышта ничек куллану турында аңлатты. Әңгәмә барышында балалар бүгенге көндә Халыкара Закон булып торган бала хокуклары турында Конвенция белән таныштылар.