26 гыйнвар көнне Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре Иске Җөри урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары белән Теләче балалар китапханәсендә “Китаплар йорты” танышу- экскурсиясендә булып кайттылар.
Китапханәгә килеп керү белән үк күзне иркәләүче төсле китаплар, шулай ук “Китап-якын дус”, “Әкияттә кунакта”, “Балалар матбугаты буйлап сәяхәт” серияләре урнашкан китап киштәләре мәктәп укучыларында зур кызыксыну уятты.
Экскурсия барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.