Күргәзмәдә язучының "Тимур һәм аның командасы", "Чук һәм Гек", "Кайнар таш", "Мәктәп", "Ерак илләр", "Минем иптәшләр" кебек китаплары тәкъдим ителде. Аркадий Гайдар - совет әдәбияты классикасы, популяр балалар язучысы, аның китапларын бөтен ил укый. Аның әсәрләре белән яшь укучылар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә танышу файдалы һәм кызыклы. Китапханәче презентация ярдәмендә язучының тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирде.