Әбде авыл китапханәсендә язучы А.П. Гайдарның тормышына һәм иҗатына багышланган «Когда жизнь подвиг и пример» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Биредә балалар язучы һәм аның китаплары, ни өчен Аркадий Петрович үзенә “Гайдар” псевдонимын алуы турында күп кызыклы мәгълүмат алды. Китапханәче язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Гайдарның Кызыл Армияне яратуын, ә кешеләрдә үз иле өчен файдалы гамәлләр кылып яшәү сыйфатларын аеруча хөрмәт иттүе турында билгеләр үтте. Балалар игътибарына «Гайдар шагает впереди» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Гайдар әсәрләрендәге геройлар мисалында катнашучылар патриотизм, күмәклелек, хөрмәт һәм теләктәшлек кебек кешелеклелек сыйфатлары турында фикер алыштылар. Чара барышында балалар шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр, Гайдар повестьларыннан һәм хикәяләреннән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Очрашу ахырында укучылар Аркадий Гайдар китаплары геройлары мисалында без дуслык, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, игелекле эшләр башкарып, көчсезләргә ярдәм итәргә өйрәнәбез дигән нәтиҗәгә килделәр.