Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә китап бирү пунктында булды.

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Ул мәктәп укучылары өчен  «Сәламәтлекнең кечкенә хәйләләре» дип исемләнгән информация сәгате үткәрде. Ул балалар белән уен формасында дөрес һәм витаминлы туклану, физкультура һәм спортның файдасы турында сөйләште. Презентация ярдәмендә сәламәтлекнең күп өлеше кешенең үзенә, аның яшәү рәвешенә һәм нәрсә ашавыбызга, ничек актив хәрәкәт итүебезгә бәйле булуы турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International