“Холокост корбаннары – мәңге хәтердә”

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан 23 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән бергә “Холокост корбаннары – мәңге хәтердә” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.  Бу дата - ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Чара барышында Холокост – чиксез хәтер” исемле күргәзмә белән таныштырып, бу фаҗиганең тарихы искә төшерелде. Холокост корбаннары турында безнең онытырга хакыбыз юк. Мондый геноцидлар җир йөзендә башка кабатланмасын иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International