Викторина үткәрелде.

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп балалары өчен, А.П. Гайдар иҗаты буенча, «Любимых детских книг творец…» дигән әдәби викторина үткәрелде. Чара барышында балалар А. Гайдарның үзләре укыган китаплары буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Санап үтелгән геройлар буенча китапның исемен әйтү, тасвирлама буенча әдәби геройны тану, китаптан алынган өзек буенча әсәрне билгеләүдә үзләрен сынап карадылар. Ахырдан язучының «Чук и Гек», «Голубая чашка» һәм «Тимур и его команда» кебек иң танылган әсәрләре буенча фикер алышу уздырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International