Бу вакыйгага Күкчә авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә төрле тематикалы технологик иҗатны үстерү буенча энциклопедия һәм пособияләр урын алды. Биредә укучылар бөек галимнәрнең тормышы һәм эшчәнлеге, ачышлар тарихы, төрле фән өлкәләрендә тәҗрибәләр турында кызыксындырган әдәбият белән тулырак танышып, белемнәрен киңәйтә алалар.