«Яшь һөнәрчеләр -2023-2024»

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

       25 нче гыйнвар көнне Баландыш төп  мәктәбе укучылары Теләче мәктәбе базасында үткәрелгән «Яшь  һөнәрчеләр -2023-2024» ярышында катнаштылар. Әлеге ярышның максаты-иртә һөнәри юнәлеш бирү моделен һәм укучыларда һөнәри әзерлек нигезләрен булдыру, мәктәп укучылары өчен заманча һәм киләчәк һөнәри компетенцияләрне үзләштерү һәм һөнәри юнәлеш бирү өчен яңа мөмкинлекләр булдыру. Хазиева Ләйсән һәм Гарипова Динә “Пешекче һөнәре”  номинациясендә 3 нче урынны яуладылар. (Җитәкче Мубаракшина Ф.Г.) «Ювелирлык эше» номинациясендә 4 нче сыйныф укучысы Гилязиева Мәдинә призер (Җитәкче Тимербайева Ф.М.), 9 нчы сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия “Чәчтараш сәнгате”

номинациясендә катнашып сертификатка ия булды. (Җитәкче Мубаракшина Ф.Г).Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International