1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә, шулай ук әлеге көн тарихта Холокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеле. Әлеге тарихи дата уңаеннан, Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучыларына “Холокост – трагедия народа” һәм “Блокадный Ленинград” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. Чара барышында китапханәчеләр укучыларга Ватан тарихында онытылмас сәхифә булган Ленинград шәһәре блокадасы, бу дәһшәтле көннәрдә халыкның кичергәннәре турында сөйләделәр, Холокост фаҗигасе турында аңлаттылар. Соңыннан укучылар китапханәчеләр алып килгән китапларны зур кызыксыну белән өйләренә укырга алдылар.