Үзәк район китапханәсендә Ленинград шәһәренең фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгына багышланган «Блокада китабы битләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Ленинград блокадасы Ватан тарихының иң героик битләренең берсе. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларда фашистлар тарафыннан камалышта калган Ленинградның тиңсез батырлыгы, коточкыч ачлык, газаплар кичергән халыкның батырлыгы турында сөйләнелә,
Бу китапларны ачып, «сугыш, блокада» дигән куркыныч сүзләрнең бу матур шәһәр тормышына ничек үтеп керүен, Ленинград халкы өчен чиксез дәвам иткән кан, җимереклек, ачлык, салкынлык алып килүен белергә була. Күргәзмәдз тәкъдим ителгән китаплар аша әлеге вакыйганың никадәр куркыныч булуын, шулай да кешеләрнең тормышка ышанычы югалмавын аңлыйсың.