Буфалы мендәрләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

   26 гыйнварда Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре буфалы мендәрләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

   “Буфы” стилендәге декоратив мендәрләр ясау хәзерге вакытта һөнәрчелекнең бер төре. Өйдә булган гади материаллар кулланып эшләнгән мендәрчекләр буф-квадрат техникасында башкарыла һәм интерьерга өстәмә матурлык биреп тора. Матур һәм оригиналь мендәрләрне тегү зур авырлык тудырмый. Чарада катнашучы укучылар бик кызыксынып һәрбер детален үз куллары белән ясап карадылар. Мастер-класста алган күнекмәләр өйдә мендәрләр ясауны  камилләштерергә алга таба да мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International