«Китаплар йорты»

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

26 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре Иске Җөри урта мәктәбенең уртанчы сыйныф укучыларын үзләренә кунакка «Китаплар йорты» танышу - экскурсиясенә шатланып кабул итте.

Мәктәп укучылары матур, мавыктыргыч һәм кызыклы китаплар «яши торган», шулай ук «Китап – якын дус», «Әкияттә кунакта», «Балалар матбугаты буйлап сәяхәт» серияләре урнашкан китап киштәләрен зур кызыксыну белән карадылар.

Экскурсия барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International