«Тормыш яме яшәүдә, яшәү яме-гаиләдә».

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Китап укучыларга гаилә кыйммәтләрен аңлатуның иң кулай ысулларның берсе- шушы темага  караган китаплар белән якыннан таныштыру. Китаплар укып алар гаилә тормышының төрле аспектлары турында белемнәрен арттыралар.  Гаилә турында китаплар һәр гаиләнең уникаль булуын, бер-береңне хөрмәт итү һәм ярату мөһим икәнен аңларга ярдәм итә. Гаилә елы уңаеннан, Алан авыл китапханәсендә "Тормыш яме яшәүде, яшәү яме-гаиләдә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар төрле жанрда һәм киң катлам укучылар өчен. Ел дәвамында күргәзмә тулыландырылып торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International