Ыргак белән ачык салфеткалар бәйләү дә кул эшләре арасында иң киң таралган бәйләү ысулы булып тора. 26 гыйнварда Алан авыл китапханәсе китапханәчесе, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Алан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Тылсымлы йомгак» дип аталган ыргак белән бәйләү буенча мастер-класс үткәрде. Китапханәче үз эшләнмәләрен күрсәтте, бәйләү элементларын аңлатты һәм аларны бәйләү техникасын күрсәтте. Балалар бик теләп осталык дәресендә катнаштылар, хәтта вакытның үткәне дә сизелмәде. Алар белән киләчәктә дә очрашырбыз дигән теләктә саубуллаштык.