Теләченең №2 нче балалар бакчасы базасында район тәрбиячеләре арасында 2 елга бер тапкыр үткәрелә торган “Яшел ут” конкурсының район туры булып үтте. Район турында барлыгы Теләченең №1, №2, №3, Олы Мишә мәктәбенең мәктәпкәчә торкеменнән 5 тәрбияче көч сынашты. Комиссия членнары (Киямов Ленар Тәлгать улы, Сәетова Анна Николаевна, Ягафарова Гүзәл Нәҗип кызы) конкурсантларның белемнәрен 3 юнәлештә сынадылар: юл йөрү кагыйдәләре буенча экзамен (регламент 20 мин), материаллар тупланмасы, юл йөрү кагыйдәләре буенча шөгыль (регламент 10-15 мин). “Яшел ут” конкурсының район туры нәтиҗәләре буенча җиңүче дип Теләченең №2 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбирова Алинә Равил кызы танылды. 2 нче һәм 3 нче урыннарны Теләченең №1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Кашапова Ләйсән Шамил кызы, Теләченең №3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Биккинина Римма Рәшид кызы бүлеште. Теләченең №1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хисаметдинова Ләйсән Наил кызы, Олы Мишә балалар бакчасы тәрбиячесе Нәҗметдинова Гөлнара Гайсә кызы финалчы булдылар. Республика турына Теләченең №2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбирова Алинә Равил кызының эше тәкъдим ителәчәк.