Батырлык сәгате

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул.

Әлеге тарихи датага багышлап 26 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Блокадалы Ленинград битләре” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Катнашучылар Ватан тарихының онытылмаслык битләре, блокадалы шәһәр, халыкның гадәти булмаган батырлыгы, фидакарьлеге турында таныштылар. Китапханәче Ленинградны саклауда һәм азат итүдә катнашкан якташыбыз Камалов Әхәт Бәдри улы турында сөйләде. Ленинградның сугыш еллары фотоматериаллары һәм хәрби тематика китаплары тәкъдим ителгән күргәзмә белән таныштырдылар, Ленинград укучысы Таня Савичева гаиләсенең фаҗигале үлеме тарихы тасвирланган көндәлек турында сөйләнде.

Мондый чаралар Ленинград блокадасы һәм Бөек Ватан сугышы чорында совет халкының батырлыгының әһәмиятен ача, патриотизм, үз ватанына мәхәббәт хисләре тәрбияли, аны фашизмнан яклаучыларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International