«Тозлы камырның тылсымлы дөньясы»

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

  27 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында тозлы камырдан татар милли ризыклары әзерләү буенча «Тозлы камырның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Тозлы камырдан төрле декоратив әйберләр ясау традициясе бик борынгы заманнардан ук килә һәм бүгенге көндә дә бик популяр. Әлеге  камырдан төрле фигураларны ясау бик җиңел, өстәвенә, алар  озак саклана. Һәм әлбәттә,  камыр белән эшләү кешеләргә әйтеп бетергесез зур ләззәт бирә, бу шогыль күңелне тынычландыра, матурлык тудырырга, иҗат сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә.

 Катнашучылар тестопластика кебек төшенчә турында белеп, тозлы камырдан үз куллары белән татар ашларының тәмле ризыкларның берсе булган өчпочмакларны матур һәм оригиналь рәвештә ясарга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International