“Мәктәп волейбол лигасы – ПРО”

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

23-24 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә 2011-2012 елгы егетләр арасында, ә 25-26 гыйнвар көннәрендә 2011-2012 нче елгы кызлар арасында  волейбол буенча “Мәктәп волейбол лигасы – ПРО” уеннарының беренче этабы узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Закиев Әзһәм, Гәбделхаев Рәшит, Шәяхмәтов Шамил җитәкчелегендәТеләче районы данын Шәтке, Теләче, Алан, Үзәк урта мәктәбе укучылары яклады.

         Әлеге ярышлар тәүге тапкыр үткәрелә. Биредә Татарстан Республикасы беренчелегенең А һәм Б группаларныд 1-6 урыннар яулаган 12 шәр команда катнаша. Икенче тур март аена планлаштырылган. Егетләребезгә дә, кызларыбызга да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International