Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы, Кече Кибәхуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия Хәтер акциясенә кушылды. Аның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградта яшәүче тыныч халыкның батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерү.
Укучыларга Ленинград блокадасы, шәһәр халкының батырлыгы, балаларның укуы, шәһәрне саклауда ярдәм итү, хәзерге дөньяда икмәккә ничек карарга кирәклеге турында искә төшерелде. Балаларга Бөтенроссия Хәтер акциясе символы - блокада икмәген, 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәген тараттылар.