27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата.

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 көн һәм төн дәвам итә. Бу тарихи датага багышлап Алан урта мәктәбе укучылары өчен ”Җиңү китергән юллар...” исемле патриотик сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларга илебез тарихында тирән эз калдырган, халкыбыз җилкәсенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләде, кечкенә кыз Таня Савичеваның көндәлегендәге язмалар белән таныштырды.  Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Якташыбыз, язучы Дания Гайнетдинованың “Хәтер ни дияр?” дигән хикәясен укып, фикер алышынды. Чара ахырында Ленинград блокадасында катнашучыларны бер минут тынлык белән искә алынды. Катнашучыларга тематик буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International