Ел саен 27 гыйнварда бөтендөнья буйлап Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне уза.

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Шул уңайдан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Холокост: память без срока давности” дип исемләнгән батырлык сәгате узды. Укучыларга холокост корбаннары турында, йөзләгән кече һәм зур концентрацион лагерьларында яһүтләр генә түгел, башка милләт кешеләренең дә язмышы, җәзалап үтерелгәннәре хакында сөйләнелде. Шулай ук чара барышында китапханәчеләр укучыларны Бөек Ватан сугышы вакытында булган вакыйгалар, Холокост тарихы белән бәйле документлар һәм фотоматериаллар белән таныштырды. Ахырдан бу хакта презентация күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International